Тарихы

XVII йөздә нигезләнә. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук тегүчелек тарала.

XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп, вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 995,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Сатыш волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Саба районында.

Хәзер – Түбән Шытсу авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда «Беренче Май» колхозы оештырыла (беренче рәисе – Г.Мусин). 1958 елда хуҗалыкка шулай ук Түбән Шытсу, Елыш, Мамалай авыллары керә. 2003 елдан авылда – «1 Май» колхозы исем. крестьян-фермер хуҗалыгы (авылда үзәк утар урнаша), 2007 елдан «Шытсу» авыл хуҗалыгы предприятиесе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Элек башлангыч мәктәп эшләп килә.

Авылда мәдәният йорты (1931 елдан), китапханә (1948 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (1959 елдан), «Ак каен» балалар бакчасы (1980 елдан), мәчет (2004 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында «Дубая» халык музыка уен кораллары ансамбле (2005 елдан), «Дубая» гөсләчеләр кече ансамбле (2018 елдан), «Молодая душа» фольклор коллективы (2012 елдан) эшли.

Авыл янында төзекләндерелгән «Кәнәфи чишмәсе» кизләве урнашкан.

Күренекле кешеләре

С.Н.Тимергалиев (1959 елда туган) – математик, физика-математика фәннәре докторы, профессор.

Халык саны

1782 елда – 31 ир-ат;
1859 елда – 253,
1897 елда – 426,
1908 елда – 586,
1920 елда – 644,
1926 елда – 593,
1938 елда – 594,
1949 елда – 517,
1970 елда – 533,
1979 елда – 459,
1989 елда – 395,
2002 елда – 380,
2010 елда – 350,
2020 елда – 300 кеше (татарлар – 97,4%, руслар – 2%).