Тарихы

Авылга XVIII йөздә нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Тутаево исеме белән дә билгеле.

1835 елга кадәр халкы дәүләт (1860 елларга кадәр – удел) крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле –игенчелек һәм терлекчелек.

ХХ йөз башында авылда мәчет, мәдрәсә, мәктәп (1903 ел), 7 сәүдә-сәнәгать йорты эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 840,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Сембер губернасының Буа өязе Ырынгы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан Буа районында.

Хәзер Югары Лашчы авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Байкал» колхозы оештырыла, 1959 елда күрше колхозлар белән «Үрнәк» колхозына берләштерелә. 1999 елдан «Новый путь» күмәк хуҗалыгы, 2004 елдан «Авангард» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә «Авангард» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2016 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли.

Авылда клуб (1985 елда яңа бина төзелә), фельдшер-акушерлык пункты (2001 елдан), мәчет бар.

Күренекле кешеләре

Х.Ш.Казаков (1908–1991) – биология фәннәре докторы, ТАССРның, РСФСРның атказанган фән эшлеклесе, «Почёт билгесе» ордены кавалеры.

Халык саны

1859 елда – 366,
1897 елда – 543,
1913 елда – 780,
1920 елда – 717,
1926 елда – 637,
1938 елда – 578,
1949 елда – 462,
1958 елда – 409,
1970 елда – 363,
1979 елда – 288,
1989 елда – 220,
2002 елда – 233,
2010 елда – 177,
2015 елда – 178 кеше (чуашлар – 94%, татарлар – 6%).