Тарихы

1678 елдан Идтимер исеме белән мәгълүм. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

1870 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет, мәдрәсә, су тегермәне була, 1913 елда ир балалар өчен мәктәп һәм кыз балалар өчен 2 мәктәп эшли.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Бәтке волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. С 1930 елның 10 августыннан – Чаллы (1976 елның 20 апреленнән – Тукай) районында.

Хәзер – Түбән Суыксу авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «Югары Үрнәк» колхозы оештырыла (1952 елда аңа Яңа Мусабай авылы кушыла). 1958 елдан авылда – «Коммунизм» олхозы (үзәк утары – Түбән Суыксу авылы), 1997 елдан – «Суыксу» җитештерү кооперативы, 2005 елдан «Тукай азык-төлек корпорациясе» эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2007 елга кадәр башлангыч мәктәп эшләп килә.

Авылда клуб (1974 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1994 елдан). Клуб каршында «Яшь талантлар» фольклор коллективы эшли.

Авыл янында төзекләндерелгән «Гөбердек чишмәсе» урнашкан.

Күренекле кешеләре

М.Ф.Шакирҗанов (1928–2013) – фотожурналист, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Халык саны

1795 елда – 88 ир-ат;
1870 елда – 448,
1897 елда – 640,
1913 елда – 871,
1920 елда – 887,
1926 елда – 622,
1938 елда – 692,
1949 елда – 526,
1958 елда – 425,
1970 елда – 478,
1979 елда – 323,
1989 елда – 215,
2002 елда – 265,
2010 елда – 292,
2020 елда – 436 кеше (татарлар).