Гамәлгә куючылар: Татарстан Республикасы  Язучылар берлеге һәм журнал редакциясе коллективы.

Нәшер итүче: «Татмедиа» ЯАҖ.

Чыгу урыны һәм вакыты

1989 елның июленнән Казанда татар һәм рус телләрендә чыга.

Төрле елларда мөхәррирләре – Р.С.Вәлиев, Ф.М.Зөлкарнәев, Р.М.Низамиев (1997 елдан), Н.М.Гыйматдинова (2006 елдан), Р.Ә.Фәттахов (2009 елдан).

Сугыштан соңгы елларда Татарстанда яшьләр өчен чыга торган беренче журнал.

Юнәлеше

Башта «Әдәбият, мәдәният, яшьләр, заман» дигән икенче исем белән чыга.

Күбесенчә яшь һәм башлап язучы авторларның чәчмә, шигъри һәм публицистик әсәрләре басыла.

Татар әдәбиятында тарихи хикәяләр жанрын үстерү максатыннан «Идел» тарихи хикәяләргә конкурс үткәрә.

Журналның төп тематикасы: яшьләр проблемалары, республикадагы әһәмиятле вакыйгалар, атаклы кешеләр тормышы, Татарстан Республикасының иҗтимагый-сәяси үсешенең актуаль проблемалары, Татарстанда татарлар һәм башка халыкларның тарихы, татар теле һәм мәдәниятенең үсеше, республикадан читтә яшәүче татарлар тормышы һәм мәдәнияте, әхлак һәм дин мәсьәләләре.

Журнал хәзерге вакытта публицистикада яшьләрнең укуын һәм ялын оештыру, наркотикларга каршы көрәш, яшь белгечләрнең спортка, театрга, сынлы сәнгатькә ихтыяҗы темасына игътибарны юнәлтә.

Төп рубрикалары: «Яңа дулкын», «Вәзгыять», «Мирас», «Бөекләр», «Очрашу», «Сәхнә», «Мин!», «Сәяхәтнамә», «Яшьләр галәме», «Югалган йортлар шәүләсе», «Ша-ярыш», «Йолдызнамә» һ.б.

Әдәбият

Судьин А. Журнал «Идель» как трибуна татарского национального движения (обзор за 1993-1997 годы) // Вестн. Евразии. 1999. № ½;

Татар  энциклопедиясе. Казан, 2010. Т.2;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.