Эчтәлек

Авылга XVII йөздә нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең бернче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле –  игенчелек, терлекчелек, шулай ук тимерчелек, көпчәк ясау, сарык тиресе эшкәртү кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда кәшәнә, земство мәктәбе (1897 елда ачыла, XX йөз башында анда 55 бала укый; 1917 елдан соң бинасында мәктәп урнаша), 8 җил тегермәне, 3 ярма яргыч, тимерче алачыгы, 4 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2121,8 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Шәмбалыкчы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәмте, 1931 елның 20 октябреннән – Апас, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан Апас районында.

Хәзер Сатмыш авыл җирлеге составына керә.

1930 елдан – “Победа” колхозы, 1945 елдан – Будённый исемендәге колхоз, 1950–1985 елларда – “Победа” колхозы, 1994–2003 елларда – “Дружба” авыл хуҗалыгы кооперативы, хәзерге вакытта – “Свияга” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составына керә. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

2015 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли. Клуб, фельдшер-акушерлык пункты бар.

Авыл тирәсендә республика әһәмиятендәге Кабык Күпер археология комплексы табыла: I Кабык Күпер туктаулыгы (мезолит-неолит), II туктаулык (неолит), III туктаулык (Казан яны культурасы), I–V торулыклар  (неолит, мезолит, бронза гасыры).

Халык саны

1782 елда – 85 ир заты;
1859 елда – 576,
1897 елда – 1005,
1908 елда – 1314,
1920 елда – 1166,
1926 елда – 1410,
1938 елда – 656,
1949 елда – 497,
1958 елда – 331,
1970 елда – 270,
1979 елда – 212,
1989 елда – 182,
2002 елда – 198,
2010 елда – 157,
2015 елда – 157 кеше (руслар).