Тарихы

Авыл 1567 елдан Наратлеева авылы буларак билгеле, халкы булып чуашлар санала. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (элекке ясаклы татарлар), 20% тирәсе чукындырылганнар дип исәпләнә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау.

1871 елда янып киткән мәчет урынына яңасы салына.

XX йөз башында мәктәп (1909 елда 30 ир бала һәм 25 кыз бала укый), 3 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 496 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Әҗил волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән — Норлат-Ачасыр, 1927 елның 1 августыннан — Норлат, 1963 елның 1 февраленнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Рус Әҗиле авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1958 елдан авыл − зурайтылган “Комсомолец” колхозы (үзәк утары Рус Әҗиле авлында, 1994 елдан “Комсомолец” күмәк предприятиесе), 2003 елдан “Кызыл Шәрык Агро” акционерлык җәмгыяте бүлекчәсе составында (сөт терлекчелеге).

Мәдәният

Клуб (1970 елдан), мәчет (1996 елдан) эшли.

Күренекле кешеләре

Г.Н.Әхмәров (1863−1911) – тарихчы, этнограф, мәгърифәтче;

Г.Г.Морзаханов (1925−1990) – Советлар Союзы Герое, Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры.

Халык саны

1782 елда — 36 ир заты;
1859 елда — 202,
1897 елда — 378,
1908 елда — 449,
1920 елда — 385,
1926 елда — 319,
1938 елда — 378,
1949 елда — 333,
1958 елда — 127,
1970 елда — 248,
1979 елда — 212,
1989 елда — 116,
 2002 елда — 102,
2010 елда — 81,
2017 елда — 75 кеше (татарлар).