- РУС
- ТАТ
Урман Чишмәсе елгасының уң кушылдыгы.
Озынлыгы 15,9 км, бассейнының мәйданы 109,6 км2. Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгыннан ага, Лениногорск районында. Елга башы – Алешкино авылының көнбатыш читендә, тамагы – Сугышлы авылында. Елга башының абсолют биеклеге 280 м, тамагыныкы – 130 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 60%.
Кислинканың 4,4 тән алып 10,5 км га кадәр озынлыктагы 3 кушылдыгы бар, иң зурысы (уң) – Кузай елгасы. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,39 км/км2. Туенуы катнаш, яртысын диярлек кар сулары тәшкил итә. Җир асты сулары белән туену модуле 3,1-10 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 122 мм, ташу агымы катламы 60 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Елга ноябрьнең беренче ункөнлегендә туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,235 м3/с.
Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (20 мг-экв/лдан күбрәк). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.