Гомуми мәгълүмат

Чуаш Республикасының көньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. 1939 елда оештырыла. Мәйданы – 630,3 кв.км. Үзәге – Комсомол авылы (Чабаксар шәһәреннән 115 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 25629 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 7370 кеше. Алар тугыз торак пунктта: Урмай (2016 елда – 3200 кеше), Чичкан (874), Албус-Сөрбәй (484), Татар Шарауты (296), Әхмәт, Каенлык һәм Татар Ивашкиносы, Тукай (1600) һәм Комсомол (591) авылларында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

1917 елга кадәр районда өч мәчет эшли. Хәзерге вакытта Тукай (1992 елда), Урмай (1990, 2005 елларда), Чичкан (1991 елда), Албус-Сөрбәйдә, Каенлык (икесе дә 1994 елда), Татар Шарауты (1995 елда) һәм Әхмәт (2004 елда) авылларында мәчетләр ачыла.

1984 елдан Урмай авылында «Мишәр» эстрада-фольклор коллективы (1996 елда аңа халык коллективы исеме бирелә) эшли. Балалар сәнгать мәктәбе каршында «Дуслык» (Чичкан авылы) һәм «Тамчы» (Урмай авылы) татар коллективлары, халык төбәкара эстрада студиясе (Комсомол авылы) һәм фольклор балалар ансамбле (Тукай авылы) эшли.

2015 елда Комсомол районы китапханәләрендә татар телендә 8274 данә китап исәпләнә. 2006 елда Милли китап республика фестивале кысаларында Урмайда Татар китабы көне булып уза.

Тукай, Шараут, Полевое Шептахово, Кыр Яушы, Починок‑Быбыть, Урмай, Чичкан авыллары мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында укыту татар телендә бара, өлкән сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты предмет буларак өйрәнелә. Тукай һәм Чичкан авыллары мәктәпләрендә мәктәпкәчә татар төркемнәре эшли.

Район татарлары Милли-мәдәни автономиясе эшли.

Күренекле кешеләре

Комсомол районында:

  • хакимият-хуҗалык эшлеклесе, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Ә.К.Садретдинов (Чичкан авылы),
  • техник фәннәр докторы З.Я.Хәйруллин (Албус-Сөрбәй авылы),
  • механика өлкәсе галиме, профессор С.М.Миңнуллин (Урмай авылы),
  • язучы Р.Р.Зәйдулла (Чичкан авылы) туган.