Биографиясе

1907 елның 14 апрелендә, Казан – 1976 елның 10 октябре, шунда ук.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

КПСС ҮК каршындагы югары партия мәктәбен тәмамлый (Мәскәү, 1953 ел).

1930–1935 елларда Симферопольдә күн заводларында эшли.

1935–1936 елларда Казандагы «Спартак» күн-аяк киеме комбинатында цех мөдире, 1937–1938 елларда директор.

1938–1941 елларда, 1950–1953 елларда КПССның Татарстан өлкә комитетында бүлек мөдире.

1953–1957 елларда ТАССРның җиңел сәнәгать министры.

1957–1959 елларда ТАССР МС рәисе урынбасары.

1959–1962 елларда Казан фотожелатин заводы директоры.

1959–1963 елларда ТАССР Югары Совет депутаты.

Бүләкләре

Ике 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.                               

Автор – Е.Б.Долгов