- РУС
- ТАТ
Татарстанның Түбән Кама районындагы поселок, Чишмә елгасы буенда, Түбән Кама шәһәреннән 80 км көньяк-көнбатыштарак урнашкан
XIX йөзнең беренче яртысында нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Иске Чишмә авылы пүчинкәсе – Три Посеелка исеме белән дә искә алына. 1920 еллардан – Свердловец 1, Свердловец 2, Свердловец 3; 1963 елдан Свердловец 1, Свердловец 2; 1972 елдан хәзерге исемдә.
Беренче булып монда отставной солдатлар яши, соңрак алар дәүләт крестьяннары катлавына керә. XIX йөздә – XX йөз башында халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.
XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 1120 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр поселок Казан губернасының Чистай өязе Иске Чишмә волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында.
1930 елның 10 августыннан – Ширәмәт, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1983 елның 26 апреленнән – Яңа Чишмә, 1984 елның 3 июленнән – Түбән Кама районында.
Хәзер – Кармалы авыл җирлегендә.
1930 елда поселокта “Буденновец” колхозы оештырыла. 1931 елда “Алга №2” колхозы, соңрак “Буденновец”, 1959 елда “Свобода” (Кармалы авылы) һәм “Свободный труд” (Городище авылы) колхозлары “Гигант” колхозына (үзәк утары – Кармалы авылы) берләштерелә.
1997 елдан “Гигант” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 1998 елдан “Кармалы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли. 1999 елдан “Химкомбинат Агро” акционерлык җәмгыятенең “Кармалы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2015 елдан “Кармалы” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.
Халкы башлыча үсемлекчелек, сөт терлекчелеге, умартачылык белән шөгыльләнә.
Поселокта совет чорында башлангыч мәктәп, китапханә эшли.
Хәзер клуб (1969 елдан), фельдшер-акушерлык пункты бар (2017 елда яңа бина төзелә). Клубта “Буденновские бабушки” рус фольклор (2021 елдан), “Любава” рус вокаль, “Горошинки” балалар халык җырлары ансамбльләре (икесе дә – 2022 елдан) бар.
Авыл янында археология истәлекләре – Свердловец I (Имәнкискә культурасы) һәм II (монголларга кадәрге чор болгар ядкәре) авыллыгы табыла.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.