Авыл Казан ханлыгы чорыннан мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысыннан халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

1859 елгы мәгълүматларга караганда, авылда мәчет була.

XX йөз башында 2 мәчет, тимерче алачыгы, 5 җил һәм 1 ярма ярдыру тегермәне, 2 йон һәм тукыма ману остаханәсе, 4 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1880,1 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Шәмбалыкчы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Апас, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан Апас районында.

Хәзер Болын-Балыкчы авыл җирлеге үзәге.

1930 елдан – “Яңа юл” авыл хуҗалыгы артеленә, 1938 елда – Чапаев исемендәге колхоз, 1963 елда – “Ракета” авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе, 1999 елдан – “Рәхимов” авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе, 2003 елдан “Башак” крәстиән-фермер хуҗалыгы, 2006 елдан Рәхимов исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составына керә. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, ит терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1918 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1932 елда – җидееллык, 1950 елларда – сигезьеллык, 1989 елда – урта, 2008 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә (1964 елда яңа бина төзелә).

1991 елда мәктәп төбәк тарихы музее (оештыручысы – Р.С.Кәлимуллина) ачыла, ул авыл, колхоз, мәктәп тарихына, якташ фронтовикларга (300 дән артык саклау берәмлеге бар) багышланган.

Мәдәният йорты, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты, китапханә, мәчет (1994 елдан) бар.

Авыл тирәсендә I Болын-Балыкчы авыллыгы (болгар-монгол чоры) һәм II Болын-Балыкчы авыллыгы (имәнкискә культурасы) табыла.

Күренекле кешеләре

Ә.Г.Галимҗанов (1936–2016) – эшмәкәр һәм меценат, Бөтенроссия балалар фондының мактаулы әгъзасы, Казанда аңа һәйкәл куелган;

И.Н.Кәлимуллин (1929–1989) – шагыйрь һәм тәрҗемәче;

М.С.Кәлимуллина (1913–1970) – “Ракета” колхозында бозау караучы, Социалистик Хезмәт Герое (авылда бер урам аның исеме белән атала);

Г.М.Мусин (1854–1928) – Россия империясе 2 нче Дәүләт думасы депутаты (1907 елда);

Т.Н.Нәбиуллин (1933–2010) – язучы;

Г.Ә.Рәхимов (1925–1997) – РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, “Ракета” колхозы рәисе (1957–1988 елларда), 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Ленин, Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры;

Ш.Ф.Фатыйхов (1927–1988) – ТАССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, В.Куйбышев исемендәге алдынгы колхоз рәисе (1968–1988), Октябрь Революциясе һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 137 ир заты;
1859 елда – 706,
1897 елда – 1180,
1908 елда – 1369,
1920 елда – 1471,
1926 елда – 1203,
1938 елда – 944,
1949 елда – 771,
1958 елда – 597,
1970 елда – 455,
1979 елда – 347,
1989 елда – 340,
2002 елда – 331,
2010 елда – 309,
2015 елда – 322 кеше (татарлар).