Тарихы

Казан ханлыгы чорында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Йосыф исеме белән дә искә алына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, тегүчелек кәсепчелеге таралган була.

XX йөз башында авылда мәчет, мәдрәсә, су тегермәне, ярма яргыч, 4 бакалея кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 2285,1 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Олы Кибәхуҗа волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Лаеш, 1927 елдан Арча кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Саба, 1935 елның 10 февраленнән – Теләче, 1959 елның 12 октябреннән – Саба, 1991 елның 4 октябреннән – Теләче районында.

Хәзер – Югары Кибәхуҗа авылы җирлеге үзәге).

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Кызыл корәшче» колхозы оештырыла, 1959 елдан авыл –Куйбышев исемендәге колхозның үзәк утары (аңа шулай ук Максабаш, Төрек-Тәмте авыллары керә), 1991 елдан –«Чулпан» колхозы, 1995–2005 елларда «Чулпан» күмәк предприятиесе эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Урта мәктәп (1988 елдан), мәдәният йорты (бинасы 2012 елда төзелә), китапханә (1935 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, Шамил мәчете (1994 елдан), Шамил-Резеда балалар паркы бар.

Мәдәният йорты каршында – «Чаткылар» (1974 елдан, 2011 елдан халык театры, оештыручысы – В.Г.Галәвиев), «Балачак» курчак (2013 елдан, 2020 елдан халык театры, осештыручысы – Ф.М.Миңнекәев) театрлары; «Бәләкәч» балалар фольклор (2014 елдан) коллективлары эшли.

Авылның көньяк-көнчыгыш чигендә зиратта Югары Кибәхуҗа кабер ташы (Казан ханлыгы чоры һәм соңрак дәвер) табыла. Авылдан ерак түгел Кибәхуҗа каберлеге (Алтын Урда чоры болгар ядкәре) билгеләнә.

Күренекле кешеләре

Ш.Ш.Галәвиев (1954 елда туган) – инженер-механик, техник фәннәр кандидаты, Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге лауреаты;

В.З.Гарифуллин (1961 елда туган) – журналист, филология фәннәре докторы, профессор;

М.Г.Максудов (1900–1962) – язучы, тәрҗемәче, СССР Язучылар берлеге әгъзасы, «Кызыл Йолдыз», икенче дәрәҗә Ватан сугышы, «Почет билгесе» орденнары кавалеры,

М.М.Хәсәнов (1927–1990) – прозаик, драматург, актер, публицист, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Тукай исемендәге ТАССР Дәүләт бүләге лауреаты.

Халык саны

1859 елда – 628,
1897 елда – 806,
1908 елда – 927,
1926 елда – 946,
1938 елда – 943,
1949 елда – 746,
1958 елда – 715,
1970 елда – 726,
1979 елда – 577,
1989 елда – 434,
2002 елда – 432,
2010 елда – 420,
2020 елда – 348 кеше (татарлар).