Авыл 1646 елдан Семёнов Утары буларак билгеле. 1930 елларда Кызыл Утар итеп үзгәртелә.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 970,9 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр Казан губернасының Царёвококшай (1919 елга кадәр – Краснококшай) өязе Шиньша  волостенда. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тукай, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Юл, 1959 елның 12 октябреннән – Тукай, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1990 елның 25 октябреннән Әтнә районында.

Хәзер Кышлау авыл җирлеге составына керә.

Күмәкләштерү елларында авылда “Мичурин” колхозы оештырыла. Мәчет революциядән соң картлар йортына бирелә, соңрак бинасы колхоз милкенә күчә. 1933 елда башлангыч мәктәп ачыла, 2014 елга кадәр эшли. 1995 елга кадәр китапханә була. Халкы күбесенчә “Таң” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авылда клуб (1987 елда төзелә, анда шулай ук 1991–1995 елларда – китапханә, 2004–2014 елларда башлангыч мәктәп урнаша), фельдшер-акушерлык пункты (1995 елдан), мәчет (2000 елда төзелә) бар.

Күренекле кешеләре

Н.Г.Мадьяров (1928–2002, авыл зиратында җирләнә) – шагыйрь, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Халык саны

1782 елда – 54 ир заты;
1859 елда – 461,
1897 елда – 587,
1908 елда – 509,
1938 елда – 399,
1949 елда – 317,
1958 елда – 256,
1970 елда – 208,
1979 елда – 188,
1989 елда – 121,
2002 елда – 98,
2010 елда – 89,
2015 елда – 88 кеше (татарлар).