Чыгу урыны һәм вакыты

1906 елның 22 июненнән 1910 елның мартына кадәр Оренбург шәһәрендә татар телендә нәшер ителә, барысы 78 саны чыга.

Атналык журнал буларак күзаллана, әмма басмалар даими чыкмый.

Төрле вакытта наширләре һәм мөхәррирләре — Т.Соловьев, М.Алмаев, З.Бәшири.

Карикатуралар рәссамнар Орлов, Романов, графиклар Л.Мостафин (псевдоним «Л.М.»), А.Иделбаев (псевдоним «А.И.») тарафыннан ясала, кайвакыт башка басмалардан, шул исәптән «Мелла Насреддин» әзәрбайҗан сатирик журналыннан күчереп бастырыла.

Актив авторлары арасында — Г.Борнашев, Н.Думави, Г.Мустакаев, Г.Рәхмәти, З.Өммәти һ.б.

Журналның баштагы 2 саны ике өлештән тора: берсе «газета» дип атала, анда җитди материаллар урын ала, икенчесе — «сатира һәм юмор бүлеге»; калган саннар журнал форматында чыга.

Юнәлеше

«Чүкеч» демократик идеяләрне пропагандалый, эсерлар һәм кадетлар адресына тәнкыйть белән чыга, социализм белән ислам арасындагы уртак якларны билгели, татар халкы хокукларында тигезлек өчен чыгыш ясый, татарлар тыгыз урнашкан төбәкләрдәге вакыйгаларны, җәмгыятьтәге тискәре күренешләрне яктырта.

Журналда шигырьләр, җырлар, хикәяләр дөнья күрә. Нәкъ менә анда беренче булып татар драматургы М.Фәйзи үзенең әсәрләрен бастыра.

Басмада З.Бәширинең унлап шигырьләре һәм фельетоннары чыга; аларның кайберләрен Г.Тукай тәнкыйтьли, «Яшен» журналында бәхәс бара.

«Чүкеч» материалларында архаизмнар, неологизмнар, диалектизмнар, варваризмнар актив кулланыла.

Кушымта сыйфатында берничә китап шул исәптән Мөселманнарның «Түбән Новгородтагы корылтае турында тәфсилле хисап һәм аның суллар тарафыннан тәнкыйтьләнүе» («Подробный отчет о третьем съезде мусульман в Нижнем и критика его со стороны левых»), «Мәктәпләрнең Диния нәзарәтенә тапшырылуы» («Передача школ Духовному Собранию», авторы — Т.Соловьев) һәм башкалар басыла.

Әдәбият

Гыймадиев Ү. Сатира коралы белән. Казан, 1977;

Татарская энциклопедия. Казань, 2014. Т.6;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.