Биектау һәм Әтнә районнары территориясендә урман хуҗалыгы эшләрен алып бара. 1935 елда оештырыла. Илләт елгасы үзәнендә урнашкан урман массивы 1918 елга кадәр элекке Казан губернасы Царёвококшай өязе казна урманчылыгы составына керә. Урман хуҗалыгы чикләре берничә тапкыр үзгәрә. 2007 ел башына Исләйтар урман хуҗалыгының гомуми мәйданы 17104 га, шул исәптән урман мәйданы 16608 га. Урман хуҗалыгы дирекциясе – Биектау районы Наратлык авылында. Эшләүчеләр саны – 110 кеше.

1 нче төркем урманнар 13415 га мәйданны били, шул исәптән эрозиягә каршы урманнар – 1021 га, су саклагыч урманнар – 7754 га, әйләнә-тирә мохитне саклау өчен әһәмиятле урманнар – 4617 га, аеруча саклаулы табигать территорияләре – 23 га. 2 нче төркем җирле әһәмияткә ия урманнар 3689 га мәйданны били, урман культуралары 4837 га мәйданны алып тора. Яшь ягыннан структурасы: яшь урманнар – 37%, урта яшьтәгеләр – 33%, өлгереп килүчеләре – 18%, өлгергәннәре һәм картайганнары – 12%. Кулдан утыртылган яшь урманнардан һәм утыртмалардан торучы ылыслы урманнар 6545 га мәйдан били, бонитет классы 1а–2; агач запасы 1224 мең м3. Чыршы урманнарының мәйданы зур түгел (883 га). Юкә урманнары (1536 га) төп кулланылыштан төшереп калдыру нәтиҗәсендә сакланган һәм умартачылыкның даими базасы булып тора. Моннан тыш, юкә төп үсентеләре исәбенә яңара һәм барлык утыртмалар арасында диярлек үсеп чыга. Каенлыклар (2986 га, агач запасы 481 мең м3) һәм юкәлекләр (1665 га, агач запасы 313 мең м3) төп урманнар урынында икенчел бергәлекләр хасил итәләр. Үсентедән үсеп чыккан, тәбәнәк имәнлекләрнең аерым кишәрлекләре очрый. Аларның гомуми мәйданы 2258 га, агач запасы – 281 мең м3.

Төп кулланылышка еллык урман кисү 10 мең м3 тәшкил итә. Урманны карау максатыннан 539 га мәйданда кисү эшләре башкарыла, шуның белән бергә 6 мең м3 тан күбрәк агач әзерләнә. 60 га мәйданда урман торгызу эшләре алып барыла, ерым-сыза утыртмалары – 89 га мәйданда. Исләйтар урман хуҗалыгы халык хуҗалыгы товарлары (пычкы материаллары, каплау һәм койма такталары, буралар) җитештерә. 2007 ел ахырында шул ук исемдәге урманчылык дип үзгәртелә.