1993 елда Казан консерваториясенең халык музыка уен кораллары оркестры җирлегендә оеша.

Оештыручысы һәм сәнгать җитәкчесе — А.И.Шутиков.

Оркестрның киң, күпкырлы, даими рәвештә яңартылып торган репертуарын рус һәм чит ил классикларының иң яхшы музыкаль әсәрләре, халык көйләренең оригиналь эшкәртмәләре тәшкил итә.

Татар халык һәм композиторлар көйләре дә репертуарында төп урыннарның берсен алып тора.

С.Сәйдәшев, Ә.Бакиров, Р.Яхин, Ф.Әхмәтов кебек композиторларның иҗатларына багышланган монографик концертлар уздырыла.

Ф.Яруллин, М.Мозаффаров, А.Ключарёв, Н.Җиһанов, А.Монасыйпов, Р.Еникиев һәм башкаларның музыкаль әсәрләре башкарыла.

Оркестр Татарстан, Россиянең башка республика һәм өлкәләре, БДБ илләренең танылган җырчылары (И.Шакиров, Р.Ибраһимов, З.Сөнгатуллина, В.Ганиева, А.Соловьяненко, А.Эйзен, Л.Рюмина, А.Ведерников, А.Стрельченко, З.Соткилава, А.Днишев һ.б.) белән хезмәттәшлек итә.

Коллективның иҗат эшчәнлегендәге мөһим юнәлешләреннән берсе — абонемент концертлары, шул исәптән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Тыңла һәм бел» («Послушай и узнай»), «Маэстроның тылсымлы таякчыгы артыннан» («Вслед за волшебной палочкой маэстро»), «Музыка көзгесендә әдәбият» («Литература в зеркале Музыки»), «Мальвинаның музыка әлифбасы» («Музыкальный букварь Мальвины»), «Музыкаль тартма хәзинәләре» («Сокровища музыкальной шкатулки») һ.б.

Югары башкару культурасы, инструменталь төркемнәрнең тотрыклылыгы, техник чарланганлык, башкарыла торган әсәрнең формасын һәм стилен яхшы тоеп эш итү коллективның иҗади йөзен билгели.

Оркестр даими рәвештә Россия һәм Татарстан шәһәрләрендә, чит илләрдә (Австрия, Германия, Голландия) концертлар бирә, радио һәм телевидениедә чыгышлар ясый.

Коллектив тарафыннан әзерләп башкарылган концерт программаларының саны 100 дән арта.

Автор – Ф.Ш.Салитова