- РУС
- ТАТ
грамматик мәгънәнең телдә белдерелү чарасы
Грамматик форма грамматик мәгънә һәм аны белдерүче чаралар бердәмлегеннән гыйбарәт.
Грамматик мәгънәләрне белдерә торган чараларны: 1) аффикслар, 2) басым үзенчәлеге, 3) редупликация (кабатлаулар), 4) ярдәмлек сүзләр кебек төрләргә бүлеп карыйлар.
Сүз төрләнеше хас телләрдә, шул исәптән татар телендә дә, билгеле бер сүз төркеменә караган сүзләрнең даими төрләнеше грамматик форма дип атала. Сүз төрләнеше морфологик мәгънәләр җыелмасына яисә шундый бер мәгънәгә ия була (мәсәлән, исемнең баш килештәге күплек сан формасы, фигыльнең хәзерге заман 1 зат күплек формасы, сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе формасы).
Билгеле грамматик формада килгән конкрет сүз – сүз формасы дип атала.
Татар грамматикасы. Казан, 2000. Т. 2;
Хисамова Ф.М. Татар теле морфологиясе. Казан, 2006.
Автор – Ф.М.Хисамова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.