Эчтәлек

Искәндәр образы XI–XV йөзләрдә яшәп иҗат иткән Шәрекъ әдәбияты классиклары Фирдәүси, Низами, Җами, Нәвоиның күп кенә әсәрләрендә урын ала.

Төрки-татар фольклорына, болгар һәм татар әдәбиятына әлеге образ Шәрекъ әдәбиятыннан килеп керә. Төрки-татар фольклорында да, Шәрекъ традицияләреннән файдаланып, Искәндәрне геройлаштырып бирү дәвам итә.

Бу образ белән бәйле ике сюжет киң таралган: тере су эзләү (татар легендасы «Нократ», татар дастаны «Бүз егет») һәм геройның яшерен мөгезләре булу (казакъ әкияте «Муйизди хан», үзбәк әкияте – «Мугузли Искандар»).

Кайвакыт татар фольклорында икенче бер персонаж – Зөлкарнәйн дә – Искәндәр исеме белән бирелә торган була.

Искәндәр Идел Буе Болгар дәүләтенең кайбер шәһәрләренә нигез салучы буларак та сурәтләнә (X йөз легендалары); идеаллаштырылган хаким образын гәүдәләндерә. «Китабе Гөлестан бит–төрки» җыентыгында искә алынып китә.

Татар әдәбиятында да Искәндәр образы идеаллаштырылып бирелә (Х.Кятибнең «Җөмҗөмә солтан», Сәйядинең «Дастаны Бабахан», Мөхәммәдъярның «Төхфә-и мәрдан», Утыз Имәнинең «Мөһиммәтез-заман»).

Әдәбият      

Әхмәтҗанов М. Татар кулъязма китабы. К., 2000;

Исламов Р.Ф. Урта гасыр төрки шигърияте үсешендә Шәрифнең «Шаһнамә»се. К., 2001;

Бертельс Е.Э. Роман об Александре и его главные версии на Востоке. М.-Л., 1949;

Казахская народная поэзия (из образцов, собранных и записанных Н.А.Диваевым). А.-А., 1964;

Казахские народные сказки. А.-А., 1971. Т. 2;

Миннегулов Х.Ю. Татарская литература и восточная классика. К., 1993.

Автор — Ф.И.Урманчеев