- РУС
- ТАТ
хакимият-хуҗалык эшлеклесе, партия хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (1993 г.)
1933 елның 10 апреле, хәзерге Яңа Чишмә районы Акбүре авылы – 2021 елның 15 марты.
Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый (1957 ел).
1957–1959 елларда Ямаш авыл хуҗалыгын механикалаштыру училищесында укытучы, 1959–1964 елларда Яңа Чишмә районы «Красный Октябрь» совхозы баш инженеры.
1964–1969 елларда Чистай районы «Сельхозтехника» берләшмәсенең баш инженеры, аннан соң башлыгы.
1969–1970 елларда КПССның Чистай шәһәр комитеты 2 нче секретаре, 1970–1979 елларда КПССның Алабуга, 1980–1983 еларда Яшел Үзән шәһәрләре комитетларының 1 нче секретаре.
1979–1980 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире.
1983–1985 елларда «Элитасеменоводхоз» тресты (Казан), 1985–1994 елларда Мәскәү сыек ашламалар фәнни-тикшеренү институты махсус КБсының Идел буе филиалы директоры.
2010 елга кадәр Питрәч районында фермер хуҗалыгын оештыра һәм аның белән җитәкчелек итә.
1971–1985 елларда ТАССР Югары Совет депутаты.
Ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.