Биографиясе

1886 елның 23 мае, Казан — 1939 елның 15 октябре, шунда ук.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1910), хосусый гимназиядә һәм земство укытучылар мәктәбендә табигать белеме укытучысы булып эшли.

1916 елдан Казан университетында, профессор (1918), ботаника лабораториясе мөдире (1921–1932); бер үк вакытта педагогия, политехник һәм ветеринария институтларында микробиология курсыннан лекцияләр укый.

1932 елдан Казан авыл хуҗалыгы институтында, үсемлекләр физиологиясе кафедрасы мөдире (1937 елга кадәр).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре Казан тирәсендәге түбән төзелешле үсемлекләрне, сулыклар флорасын һәм микрофлорасын, күкертле сулар һәм чыганакларның микробиологиясен, үсемлекләрнең пигмент системаларын өйрәнүгә карый. Үсемлекләрнең су белән төрле шартларда тәэмин ителешендә хлоропластларның коллоид үзлекләрен һәм сулануын өйрәнеп, Пономарёв тулы бер күзәнәктә су гомеостазы механизмын тасвирлый.

Хезмәтләре

К познанию коллоидных свойств хлоропластов // Тр. Об-ва естествоиспытателей при Казан. университете. 1918. Т., 48, вып. 1;

О пигментной системе зелёных бактерий // Тр. Об-ва естествоиспытателей при Казан. университете. 1930. Т. 52, вып. 2;

Серные источники и грязи ТАССР // Курортология и физиотерапия. 1935. № 6.

Әдәбият  

Марков М.В. Ботаника в Казанском университете за 175 лет. К., 1980;

Казанский университет (1804–2004): Биобиблиогр. словарь. К., 2004. Т. 3.