1926 елның 10 августы, Мәскәү өлкәсенең Можайск районы Семёновский авылы — 2007 елның 16 июле, Казан.

1956 елда Горький консерваториясен (В.Шведов һәм С.Янкелевич классы) тәмамлый.

1956–1969 елларда Чуаш филармониясе симфоник оркестры солисты, бер үк вакытта Чабаксар музыка училищесе укытучысы. Чуаш композиторларының беренче опера, балет, симф. әсәрләрен башкаруда һәм радиога яздыруда катнаша. Ф.Лукин, А.Токарев, В.Ходяшев, А.Асламасның валторна өчен язылган әсәрләрен башкарып, Чуаш композиторлары берлеге пленумы концертларында чыгыш ясый.

1967 елдан Казан консерваториясендә укыта, 1977–1993 елларда тынлы һәм бәрмә уен кораллары кафедрасы мөдире. Актив башкару эшчәнлеге алып бара. 100 дән артык музыкант-валторначы шәкертләр әзерли. Алар арасында РФнең халык артисты В.Галкин, ТРның халык артистлары Ю.Самарский, А.Митюков, БРның атказанган сәнгать эшлеклесе З.Хәмәтдинов, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәрләре И.Алмазов, Е.Жирков, М.Чекменёв һ.б. бар. Аның күп кенә укучылары бөтенсоюз, бөтенроссия, халыкара конкурслар лауреатлары булалар.

Карпухин, тынлы уен кораллары өчен берничә хрестоматия һәм әсәрләр җыентыгы бастырып, педагогик репертуарны шактый баета: «Валторна һәм фортепиано өчен рус пьесалары» («Русские пьесы для валторны и фортепиано», М., 1984); «Элекке сонаталар» («Старинные сонаты», М., 1986); «Классик пьесалар» («Классические пьесы», М., 2001) һ.б. Шулай ук Казан һәм Чабаксар шәһәрләре музыкантлары турында энциклопедик белешмәлек, музыкаль сүзлекләр өчен мәкаләләр, тынлы уен коралларында әсәрләр башкаруга караган фәнни-методик әсбаплар авторы.

Карпухинның иҗади йөзе, башкаручы буларак, стильне, форманы төгәл сиземләве, башкарыла торган әсәр образларының эчтәлеген дөрес һәм ихлас җиткерә белүе, интонациянең чисталыгы, авазларның ачык булуы, моңлылыгы, башкару техникасының камиллеге белән аерылып тора.

Карпухинга, беренче башкаручы буларак, чуаш һәм татар композиторларының валторна өчен язылган әсәрләре багышлана.

Автор – Ф.Ш.Салитова