Тарихы

Поселок буласы урынга халык XX йөз башында килеп утыра.

1920 еллар башында ул административ рәвештә Сихтермә авылыннан аерыла (хәзер Сихтермә-Хузангай авылы).

Административ-территориаль буйсынуы

Нигез салынган көннән ТАССРның Спас кантоны Базарлы Матак волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Әлки, 1963 елның 1 февраленнән – Куйбышев, 1965 елның 12 гыйнварыннан Әлки районында.

Хәзер Иске Матак авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Халкы күбесенчә “Хузангай” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, сөт терлекчелеге, сарык асраучылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Поселокта башлангыч мәктәп эшли (Иске Матак урта мәктәп филиалы).

Поселок янында I, II, III Яңа Сихтермә авыллыгы табыла (монголларга кадәрге чор болгар истәлекләре).

Халык саны

1926 елда – 104,
1938 елда – 103,
1949 елда – 99,
1958 елда – 121,
1970 елда – 112,
1979 елда – 99,
1989 елда – 72,
2002 елда – 79,
2010 елда – 68,
2015 елда – 78 кеше (чуашлар).