Биографиясе

1886 елның 8 гыйнвары, Кострома өлкәсенең Чухлома шәһәре – 1959 елның 13 мае, Ленинград.

1912 елда Казан университетын тәмамлый.

Н.А.Миславский һәм И.П.Павлов шәкерте.

1921 елдан Ленинградта: 1921–1950 елларда Эксперименталь медицина институтында; 1950–1959 елларда СССР Фәннәр академиясенең И.П.Павлов исемендәге Физиология институты директоры.

1951–1959 елларда РСФСР Югары Советы депутаты.

Фәнни эшчәнлеге

Баш мие кабыгы һәм эчке әгъзаларның үзара функциональ тәэсирен, ашкайнату физиологиясен, ярсынуларның химик юл белән тапшырылуын өйрәнә.

Баш миенең зур ярымшарлары кабыгының эчке органнарга тәэсире һәм аларның бу тәэсирне сизүе турында тәгълимат эшли (СССР Дәүләт бүләге, 1946).

Эксперименталь курортологиягә нигез салучыларның берсе. 1921 елда аның тарафыннан беренче эксперименталь бальнеология лабораториясе оештырыла.

1940–1950 елларда Хәрби-диңгез медицина академиясендә физиология кафедрасы башлыгы һәм СССР Хәрби-диңгез флотының баш консультанты буларак, су асты көймәсендә йөзү һәм коткару эшләре вакытында кешенең физиологиясен, электр җәрәхәтләре патологиясен өйрәнә.

Хезмәтләре

Лекции по физиологии пищеварения. Л., 1940.

Кора головного мозга и внутренние органы. М.-Л., 1947.

Кортико-висцеральная теория патогенеза язвенной болезни. Л., 1949.

Избранные произведения: В 3 т. М., 1953–1958.

Кортико-висцеральная патология. Л., 1960.

Әдәбият

Видные ученые отечественной медицины и здравохранения – питомцы Казанского медицинского института. Казань, 1989.