600 дән артык төре билгеле, бөтен Җир шары буенча таралган, күбрәк Төньяк ярымшарның уртача поясында.

ТР территориясендә 11 төре бар. Зәһәр казаяк (R. acris), алтынсыман казаяк (R. auricomus), күп чәчәкле казаяк (R. polyanthemos), үрмәле казаяк (R. repens) киң таралган. Болында, сазлык, су буйларында үсә.

Кыска тамырчалы 5 тән 100 см га кадәр биеклектәге үсемлекләр. Яфраклары чиратлашкан, бармаксыман яки каурыйсыман бүленмә, теленмә яисә бөтен читле. Чәчәкләре берле яки аз чәчәкле чәчәк төркемендә. Чәчәк тирәлеге ике катлы, 5 аерым таҗ яфракчыклы. Дымлы көндә һәм төнгә чәчәкләре ябыла һәм иелә. Җимеше – күпчикләвекчек. Апрельдән сентябрьгә кадәр чәчәк ата. Орлыктан, сирәк кенә шуышма тамырчадан үрчи.

Барлык төрләрендә дә агулы очучан матдә (анемона камфарасы) бар, ул исә тиредә һәм күз, борын, бугазның лайлалы тышчаларында көчле ялкынсыну, әчеттерү тудыра (кычыту, кызару, куыклар барлыкка килә).

Зәһәр казаяк һәм үрмәле казаякта гликозид, алкалоид, сапонин, С витаминнары бар.

Халык медицинасында ревматизм вакытында кулланыла, үлекле шешләргә куялар.

Күп кенә төрләре баллы.

Алтынсыман казаяк , күп чәчәкле казаяк, үрмәле казаяк, агулы казаяк (R. sceleratus) җимешләре кошлар өчен азык.

5 төре, шул исәптән чаккыч казаяк (R. flammula), Гмелин казаяк (R. gmelinii), озын яфраклы казаяк (R. lingua) ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).