Зәй елгасының сул кушылдыгы.

Озынлыгы 11,8 км, бассейнының мәйданы 42,6 км2. Зәй районы территориясендә ага. Елга башы Имәнлебаш авылыннан 5 км көньяк-көнбатыштарак, тамагы Кече Пәлчекәү авылыннан төньяктарак. Елга башының абсолют биеклеге – 160 м, тамагыныкы – 57 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 36%.

Имәнленең 2,8 һәм 4,9 км озынлыктагы 2 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,46 км/км2.Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты туендыру модуле 0,26-0,5 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән үзенчәлекле. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 98 мм, ташу вакытында агым катламы 69 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,042 м3/с.

Суы бик каты: язын 9-12 мг-экв/л, кышын һәм җәен 12-20 мг-экв/л. Гомуми минеральләшүе язын 300-400 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л дан күбрәк.

Су ресурслары хуҗалык-көнкүреш максатларында файдаланыла.