Биографиясе

1910 елның 6 мае, Сембер шәһәре — 1996 елның 28 апреле, Казан.

1934 елда Казан авиация институтын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли, очкыч аппаратлар төзү механикасы кафедрасы мөдире (1938–1983), самолётлар төзү факультеты деканы (1938–1942), директор урынбасары (1944–1955).

Фәнни эшчәнлеге

Казан очкыч аппаратларның ныклыгын тикшерү фәнни мәктәбенә нигез салучы.

Одиноков юка стеналы авиация конструкцияләрен аркылы кисемнәр депланациясенә нигезләп исәпләү теориясен һәм алымнарын эшли.

«Самолётны ныклыкка исәпләүләр» («Расчёт самолёта на прочность», М., 1973) дәреслеге авторы. «Авиационная техника» журналының баш мөхәррире (1957–1960).

Бүләкләре

Ленин ордены, Октябрь Революциясе, Кызыл Йолдыз, Халыклар дуслыгы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә. Казан техник университеты диварына мемориаль такта эленә.

Хезмәтләре

Расчёт тонкостенных конструкций типа крыла, фюзеляжа и оперения самолёта // Труды Казанского авиационного института. 1946. Выпуск 18.

Напряжения и деформации тонкостенных конструкций переменного сечения // Труды Казанского авиационного института. 1948. Вып. 20.

Приближённое решение уравнений коробления тонкостенных конструкций // Труды Казанского авиационного института. 1958. Вып. 33–34 (автордаш).