- РУС
- ТАТ
тарихчы, философия фәннәре кандидаты (1977)
1929 елның 10 октябре, хәзер Түбән Новгород өлкәсенең Сергач районы Камка авылы – 2025 елның 15 июле, Түбән Новгород шәһәре.
Кучкай Пожары педагогика училищесын (1951), Горький югары партия мәктәбен (1960) тәмамлый.
1951–1956 елларда ВЛКСМның Горький өлкәсе Кызыл Октябрь райкомында 1 нче секретарь.
1960–1967 елларда Горький өлкәсе башкарма комитеты аппаратында эшли. 1967–1997 елларда Горький авыл хуҗалыгы институтында укыта.
1990 елда Түбән Новгород «Туган як» татар мәдәнияте җәмгыятен (хәзер Түбән Новгород татар мәдәнияте үзәге) оештыра һәм җитәкли, 2012 елдан үзәкнең шәрәфле рәисе.
Хезмәтләре татарлар тарихына, милләтара мөнәсәбәтләргә, диннәрнең социаль җирлеген ачыклауга карый.
Мещера, мещеряки, мишари. К., 1992;
Нижегородские татары: Этнические корни и исторические судьбы. Н.Новгород, 2003 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.