Эчтәлек

XVII йөз уртасында яши.

Дусмәт тарафыннан 1659 елда мемориаль шәкелдә иҗат ителгән һәйкәл бүгенгәчә сакланган. Ул башта Салагыш авылы (хәзер Әгерҗе районы) янындагы кырга куела, аннары авыл зиратына күчерелә. Зурлыгы 100×50×50 см.

Һәйкәл формасы белән үзенчәлекле, Калморза авылы (хәзер Минзәлә районы) зиратына куелган кабер ташына охшаш. Озынча түгәрәк рәвешендә очланган, калку кайма белән әйләндереп алынган (киңлеге 1 см). Уемлау ысулы белән ясалган бизәкле текст тәгъликъ гарәп язуы үрнәгендә башкарылган. Ташның югары өлешендә гарәп телендә Коръән аяте һәм, «Дусмәт Теләш углы» дип, останың исеме язылган. Аның астында шәһит киткән Бигәш улы Биккол һәм аның ике улы турында гарәп графикасы белән татар телендә язылган биографик белешмә бар (барлыгы 8 юл).

Тексты һәйкәлне 1976 елда тапкан М.И.Әхмәтҗанов тарафыннан матбугатта бастырыла.

Әдәбият

Әхмәтҗанов М. Тарихи чыганаклар // Идел. 1994. № 2.