- РУС
- ТАТ
Татарстанның Әлмәт районындагы авыл. Әлмәт шәһәреннән 55 км төньяк-көнчыгыштарак, Урман Зәе елгасының югары агымы буенда урнашкан
Авыл 1762 елдан чуаш авылы буларак билгеле, 1830–1840 елларда руслар килеп урнаша. Революциягә кадәрге чыганакларда Смысловка, Берёзовка исемнәре белән мәгълүм.
1860 елларга кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә (алпавыт Пасмуровлар карамагында). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык, көнлекчелек һәм читкә китеп эшләү кәсепчелеге, көл әзерләү таралган була.
XX йөз башында авылда земство мәктәбе (1900 еллардан), икмәк саклау һәм сату, 2 бакалея кибетләре эшли.
Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 335 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Иске Кәшер волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә, 1922 елдан Чаллы кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан – Акташ, 1935 елның 10 февраленнән Әлмәт районында.
Хәзер Иске Михайловка авыл җирлеге составына керә.
1931 елда авылда “Поход” колхозы оештырыла (беренче рәисе – М.Ф.Александров).
1950 елларда башлангыч мәктәп эшли.
1859 елда – 182,
1870 елда – 203,
1884 елда – 254,
1913 елда – 276,
1920 елда – 384,
1926 елда – 438,
1938 елда – 497,
1949 елда – 445,
1958 елда – 308,
1970 елда – 167,
1979 елда – 92,
1989 елда – 41,
2002 елда – 12,
2010 елда – 17,
2015 елда – 54 кеше (руслар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.