Биографиясе

1929 елның 10 гыйнвары, БАССРның Уфа кантоны Әмин авылы — 2005 елның 2 августы, Уфа.

Башкорт педагогия институтын тәмамлый (1950). 1954 елдан СССР ФАнең Башкортстан филиалы тарих, тел һәм әдәбият институтында, 1955–1961 елларда тарих, археология һәм этнография секторы мөдире.

1960–1987 елларда СССР ФАнең Башкортстан филиалы Президиумы рәисе урынбасары, профессор (1972).

1983–2000 елларда Россия ФА Урал гыйльми үзәге Археология һәм этнография музееның Урал халыклары бүлеге мөдире.

1995–1996 елларда БР ФА вице-президенты вазифаларын башкара.

Россия Этнографлары һәм антропологлары ассоциациясе президенты (1994–2000).

Хезмәтләре Идел-Урал төбәгендәге төрки һәм фин-угор халыклары тарихын һәм этнографиясен өйрәнүгә, башкорт халык сәнгатенә, этнос теориясенә, чыганакларны өйрәнүгә, археографиягә, ономастикага карый.

Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Очерки по исторической этнографии башкир. Уфа, 1957. Ч. 1;

Башкирские шежере. Уфа, 1960;

Происхождение башкирского народа: Этнический состав, история расселения. М., 1974;

Историческая этнография башкирского народа. Уфа, 1978;

Народы Среднего Поволжья и Южного Урала: Этногенетический взгляд на историю. М., 1992.

Әдәбият

Кузеев Раиль Гумерович: Библиогр. указ. Уфа, 1988.