Тарихы

1647 елдан мәгълүм (башка версия буенча – 1666 елдан).

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре (лашманнар) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук сезонлы авыл хуҗалыгы эшләрендә, шахта, фабрикаларга китеп китеп эшләү тарала.

XX йөз башында авылда 3 мәчет, мәдрәсә, тегермән эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1453,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Сембер губернасының Буа өязе Городище волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чүпрәле, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1966 елның 30 декабреннән Чүпрәле районында.

Хәзер Түбән Чәке авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда “Горняк” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Н.Мөдәррисов). 1933 елда – Разумов исемендәге колхоз, 1950 елда Фрунзе исемендәге колхоз (Түбән Чәке авылы) итеп үзгәртелә. 1994 елдан – Фрунзе исемендәге күмәк предприятие, 1995 елдан – “Марс” крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 2007 елдан – “Фрунзе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

2012 елдан – авылда “АгроТрансПорт” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитештерү базасы (бөртекле культуралар, көнбагыш, җиләк-җимеш культуралары җитештерү), 2013 елдан “Цеолиты Поволжья” ачык акционерлык җәмгыяте (җитештерү көченә ваклау-сортларга аеру комплексы, киптерү һәм яндыру линиясе, порошокларны механик, һава һәм ультратавыш белән классификацияләү, үлчәп төрү һәм төргәкләү керә) урнаша.

Мәгариф һәм мәдәният

1936 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1938 елда – җидееллык, 1961 елда – сигезьеллык, 1967 елда – урта мәктәп итеп үзгәртелә.

1992 елда яңа бина төзелә һәм төбәк тарихын өйрәнү музее булдырыла (мәктәп тарихына һәм авыл тарихына, мәдәниятенә, көнкүрешенә багышланган 1113 экспонат бар, шул исәптән авыл тирәсендә табылган мамонтның казык тешләре).

2011 елда мәктәп бинасына күренекле татар җәмәгать һәм дин эшлеклесе, тарихчы Һ.Атласи хөрмәтенә мемориаль такта куела.

Авылда мәдәният йорты (1974 елдан), китапханә (1927 елдан күчмә китапханә буларак эшли, 1987 елдан мәктәп бинасында), балалар бакчасы (1979 елдан, 1992 елда яңа бина төзелә), фельдшер-акушерлык пункты (1985 елдан), күп функцияле үзәк (2019 елдан), мәчет (1996 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Ручеек” чуаш фольклор коллективы, “Планета танцев” балалар хореография коллективы (икесе дә – 2009 елдан) эшли.

Күренекле кешеләре

М.К.Әбелханов (1931 елда туган) – монтажчылар бригадиры, Хезмәт Даны, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры;

Һ.М.Атласи (1876–1938) – тарихчы, педагог, дин һәм җәмәгать эшлеклесе, II Дәүләт Думасы депутаты;

Р.З.Ильясов (1939 елда туган) – җырчы (тенор), музыка эшлеклесе, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТССРның халык артисты;

И.Х.Мөдәррисов (1937 елда туган) – галим-математик, физика-математика фәннәре кандидаты, профессор, ТРның атказанган мәктәп укытучысы, РФнең югары профессиональ белем бирү мактаулы хезмәткәре;

А.Н.Хәйретдинов (1924–2017) – виолончелист, музыка белгече, педагог, ТАССР һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, сәнгать белгечлеге кандидаты, профессор, Казан консерваториясенең мактаулы профессоры, Бөек Ватан сугышында катнаша, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орденнары кавалеры.

Халык саны

1859 елда – 593,
1897 елда – 857,
1913 елда – 1122,
1920 елда – 1220,
1926 елда – 1131,
1938 елда – 1075,
1949 елда – 848,
1958 елда – 666,
1970 елда – 635,
1979 елда – 539,
1989 елда – 320,
2002 елда – 306,
2010 елда – 230,
2018 елда – 228 кеше (татарлар).