Мәкаләдә татар-кыргыз әдәби-мәдәни багланышларының кайбер аспектлары, аерым алганда кыргыз халкы арасында татар укытучыларының аң-белем тарату эшчәнлеге; ике халыкның әдәбият һәм мәдәният өлкәсендәге казанышларын вакытлы матбугатта пропагандалау, кыргыз язучылары һәм шагыйрьләренең әсәрләрен татар телендә, татарларныкын кыргыз телендә бастыру; ике республикада әдәбият һәм мәдәният көннәре уздыру; сәхнә сәнгате тәҗрибәсе белән алмашу яктыртыла.

Сылтама ясау өчен: Исламов Р.Ф., Габдулхакова Г.М. Татар-кыргыз әдәби-мәдәни багланышлары // Научный Татарстан. 2023. №3. С.23–37.

Мәкаләне йөкләп алу

Авторлар турында: Рамил Фәнәви улы Исламов, филология фәннәре докторы, баш фәнни хезмәткәр, Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, е-mail: usman.58@mail.ru;

Гөлшат Мансур кызы Габделхакова, фәнни хезмәткәр, Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, е-mail: sofa-hakova69@mail.ru