Биографиясе

1910 елның 19 мае (1 июне), Спас өязе Иске Камка авылы – 1989 елның 18 мае, Казан.

ФЗӨ мәктәбен тәмамлагач, Донбассның металлургия предприятиеләрендә эшли.

1935 елда Казанга кайта. «Яшь сталинчы» газетасында эшли, бер үк вакытта Казан педагогия институтының кичке бүлегендә укый.

Бөек Ватан сугышы башлангач ук фронтка китә. 1941 елның августында Орша шәһәре янында барган сугышта әсирлеккә төшә, Германиягә озатыла. Фашист концлагерьларының барлык михнәтләрен кичерә. 1945 елның апрелендә төрмәдән кача, декабрендә Казанга әйләнеп кайта.

1956 елга кадәр сәнгать остаханәләрендә бизәүче-рәссам булып эшли.

Иҗаты

Беренче язмалары Донецк шәһәрендә татар телендә чыга торган «Пролетар» газетасында басыла.

Лирик-публицистик характерда «Бәхет» (1937), «Ал чәчәк» (1939), «Уйлар» (1940), «Кырык шигырь» (1941) исемле шигырьләр һәм поэмалар җыентыкларын бастыра.

Н.Дәүлинең сугыштан соңгы иҗаты оптимизм һәм гражданлык рухы белән сугарылган. Ул иҗади хезмәт романтикасына, халыклар дуслыгына, Ватанга мәдхия җырлый.

1950 еллар ахырында аның шигырьләре кабат басыла башлый; «Юлда» (1957), «Көндәлек битләре» (1960), «Яңа көннәр туганда» (1962), «Авыл дәфтәре» (1966), «Мин җирдә калам» (1980) җыентыклары дөнья күрә.

Н.Дәүлинең проза әсәрләре документаль-автобиографик характерда. Аның «Яшәү белән үлем арасында» (1958; русчага тәрҗемәдә «Между жизнью и смертью», 1960) повесте авторның фронтта һәм әсирлектә күргән кичерешләрен тасвирлый. Шушы ук тема «Җимерелгән бастион» (1965; русчага тәрҗемәдә «Разрушенный бастион», 1967) повестенда да дәвам итә.

Н.Дәүли–- балалар өчен пьесалар, миниатюралар, әдәби-публицистик мәкаләләр, очерклар авторы да.

Аның күп кенә әсәрләре рус, башкорт, кыргыз, әзәрбайҗан, казакъ, төрекмән, украин телләренә тәрҗемә ителә.

Бүләкләре

«Почет билгесе» ордены белән бүләкләнә.

Әсәрләре

Сайланма әсәрләр: 2 томда. Казан, 1969.

Утро. День. Вечер: Стихи. М., 1975.

Әдәбият

Халит Г. Н.Дәүли шигырьләре уңаеннан // Совет әдәбияты. 1940. № 3.

Галиев М. Яшәү белән үлем арасында // Татарстан. 1996. № 9.

Маннапов Ш. Кайтмый еллар, кайталар җырлар // Казан утлары. 2000. № 6.

Автор – Р.Ә.Мостафин