70 кә якын төре билгеле, Евразиядә, Африкада таралганнар.

ТР территориясендә бер төре — дару ромашкасы (M. recutita) бар. Барлык районнарда да очрый. Буш, кысыр җирләрдә, чүп урыннарында, юл буйларында үсә. Нәзек, үзәк тамырлы.

Сабагы туры, ботаклы, 10–30 см биеклектә. Яфраклары чиратлашкан, икешәр каурыйсыман-теленмә. Чәчәкләре озын чәчәк сапларында утырган калкан чәчәк төркеме хасил итүче кәрзиннәрдә урнашкан. Кәрзиннәр озынча конуссыман чәчәк түшәгеннән гыйбарәт, эче куыш (шушы билгесе буенча дару ромашкасы башка охшаш төрләрдән җиңел аерыла). Чәчәкләре һәрбер кәрзиндә ике типта: кырыйдагылары — телсыман, ак таҗ яфракчыклы ана чәчәкләр; уртадагылары — көпшәсыман, сары, ике җенесле. Җимешләре — бүрекчәсез коңгырт-яшел вак орлыкчалар. Үсемлекнең үзенчәлекле исе бар. Июньнән сентябрьгә кадәр чәчәк ата. Җимешләре августта өлгерә. Орлыктан үрчи.

Дару үсемлеге. Чәчәк кәрзиннәрендә эфир мае, флавоноидлар, гликозид, лайлалы матдәләр бар; дезинфекцияләү, тир чыгару, ялкынсынуга каршы, авыртуны басу чаралары буларак кулланыла. Тынычландыру, ашказаны җыелмалары составына керә.

Чәчәк төркеме косметик чаралар әзерләүдә файдаланыла.

Дару ромашкасы