Ком-вак чуерташ кушылмасы вак чуерташ һәм комның күләме, бөртеклелек, эрелек модуле, ныклык, йомшак токымнарның бөртекләре булу, суыкка чыдамлык, тузансыман, ләмле һәм балчыксыл кисәкчекләр һәм органик кушылмаларның күләме минерал-петрографик составы белән сыйфатлана.

Ком-вак чуерташ кушылмасы тау токымнарының табигать күренешләре белән (җилләнү, елга сулары яки бозлыклар тәэсирендәге күчешләр, диңгез һәм зур күлләрнең дулкын йогынтысы) җимерелүе нәтиҗәсендә барлыкка килә.

Эре фракцияләрнең составында (4% ка кадәр) йомшаграк токымнарның ватыклары: сланецлар, известьташлар, доломитлар, комташлар һәм башкалар бар. Минерал-петрографик, химик составы, эрелеге буенча төрле фракцияләрнең бәйләнеше, балчык һәм ләм кисәкчекләрнең күләме, физик-механик һәм башка үзлекләре ком-вак чуерташ кушылмасын сәнәгатьнең теге яки бу тармагында табигый яки баетылган халәттә кулланырга мөмкинлек бирә.

Татарстан территориясендә ком-вак чуерташ кушылмасы ятмаларының аеруча зуры (запаслары – млн, уннарча млн м3) һәм сыйфатлысы Кама елгасы үзәненә, аның юлына һәм тугай асты террасаларына (Кама Тамагы, Котловка, Алабуга, Чаллы һәм башкалар) туры килә һәм ул барлык билгеле чыганакларның 60% ын тәшкил итә.

Сәнәгать категорияләре буенча ком-вак чуерташ кушылмасының 98 чыганагы (50 се үзләштерелгән) 341 млн м3 (2014) запаска ия.

1970 елларда навигация чорында республикада ком-вак чуерташ кушылмасын һәм вак чуерташ чыгару күләме 20-25 млн т га, 2013 елда 17 млн т га җитә.

Ком-вак чуерташ кушылмасы һәм аннан иләнгән вак чуерташ барлык төзелеш эшләрендә кулланыла.