Административ-территориаль буйсынуы

Поселокка 1920 еллар уртасында нигез салына. Нигез салынган көннән ТАССРның Арча кантонына керә. 1927 елның 14 февраленнән Казан авыл районында, 1938 елның 4 августыннан – Юдино, 1958 елның 16 июленнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Новопольский авыл җирлеге составына керә. 2000 еллардан коттедж поселогы буларак үсә бара.

Хуҗалык итү рәвеше

1966 елдан поселок “Овощевод” совхозы составында (үзәк утары Әйшә авылында, 1994 елдан күмәк предприятие, 2012 елдан “Овощевод” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять). 2001 елда поселок янында пыяла-пластик торбалар заводы файдалануга тапшырыла.

Мәгариф

2015 елда поселокта Казан милли-тикшеренү технология университеты филиалы – сәләтле балалар өчен химияне тирәнтен өйрәнү буенча лицей-интернат ачыла; үз эченә җиһазландырылган лабораторияләрне, мультимедияле җиһазлар белән уку аудиторияләрен, югары технологияле техник иҗат өчен проект зонасын, спорт корылмаларын, кунакханә тибындагы тулай торакны ала.

Халык саны

1926 елда — 117,
1938 елда — 156,
1949 елда — 162,
1958 елда — 198,
1989 елда — 88,
2002 елда — 69,
2010 елда — 95,
2017 елда — 442 кеше (руслар — 58,5%, татарлар — 37,2%).