- РУС
- ТАТ
Эчтәлек
Байгол
Татарстанның Түбән Кама районындагы авыл, Зәй елгасы буенда, Түбән Кама шәһәреннән 16 км көньяк-көнбатыштарак урнашкан
XVIII йөздә – XIX йөзнең икенче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, киез итек басу, балта эше, чабата үрү.
1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Сухарево волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында.
1930 елның 10 августыннан – Ширәмәт, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Түбән Кама районында.
Хәзер – Каенлы авыл җирлегендә.
1930 елларда авылда “Красный Зай” колхозы оештырыла. 1959 елдан авыл – берләштерелгән “Красный Зай” колхозының үзәк утары (шулай ук хуҗалыкка Каенлы, Борок, Тоба, Байданкино, Березовая Грива, Красный Бор, Кече Зирекле, Яңа Минкино, Үскә авыллары керә), 1970 елда совхоз итеп үзгәртелә (үзәк утары – Каенлы авылы).
1993–1995 елларда “Зәй” күмәк предприятиесе эшли. 1996 –2007 елларда “Зәй” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте, 2018 елдан “Орсис-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.
Халкы башлыча үсемлекчелек белән шөгыльләнә.
Авыл янында археология истәлекләре – Байгол I һәм II туктаулыгы (буралы курган культурасы) табыла.
Д.С.Аппакова (1898–1948) – язучы.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.