1918 елның 30 сентябрендә Әстерхан шәһәрендә Аерым мөселман кызыл социалистик батальоны җирлегендә оештырыла.

Полк составы иреклеләр, мобилизацияләнгәннәр һ.б. гаскәри берәмлекләрдән күчкән кызылармиячеләр исәбенә тулыландырыла. Полкта, башлыча, Әстерхан, Самара, Саратов, Казан, Сембер, Пенза, Түбән Новгород, Вятка, Рязань губерналарыннан кешеләр хезмәт итә, аларның күпчелеген татарлар тәшкил итә.

Өч батальоннан тора, пулемётчылар командасы, гренадерлар, атлы разведчиклар, ординарецлар, музыкантлар һәм уку-укыту эше командалары була. Барлыгы 1110 кешедән тора.

Каспий-Кавказ фронтының 12 нче армиясе составында полк генерал А.И.Деникин армиясенә каршы сугышларда катнаша.

АвторИ.Г.Гыйззәтуллин