Якынча 250 төре билгеле, ике ярымшарның да тропик, субтропик һәм уртача поясларында таралганнар.

Татарстан территориясендә бер төре бар – җәенке яфраклы чәнчү уты (Eryngium), Идел алдында һәм Кама аръягында очрый. Далаланган болыннарда, аланнарда, юл буйларында үсә.

20-60 см биеклектәге зәңгәрсу төстәге күпьеллык үсемлек. Үзәк тамырлы. Сабагы шома, өске өлеше тармаклы. Яфраклары куе яшел, калын, аскылары – сабакчыл бармаксыман-теленмә. Чәчәкләре вак, күксел яки зәңгәр төстә, башча чәчәк төркеменә җыйналган. Җимеше – иенке җимешлек. Июль-августта чәчәк ата. Җимешләре август-сентябрьдә өлгерә. Нигездә, орлыклардан үрчи.

Җир өсте өлешләрендә сапонин, танин, флавоноидлар, эфир мае бар.

Халык медицинасында үләне төнәтмәсе какырык куптару, тынычландыру, бәвел кудыру чарасы буларак кулланыла.

Декоратив үсемлек.

Җәенке яфраклы чәнчү уты