Биография

1793–1859.

1816 елда Петербург медицина-хирургия академиясен тәмамлый. 1816–1823 елларда Россиянең Төньяк Америкадагы компаниясе табибе.

1832–1858 елларда Казан университетында; 1832 елдан профессор, анатомия, физиология, мәхкәмә медицинасы, 1837 елдан физиология һәм гомуми патология кафедрасы мөдире, 1836–1841 елларда һәм 1853–1857 елларда медицина факультеты деканы.

Хезмәтләре антропологиягә карый.

Әдәбият

Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета (1804–1904). Казань, 1904. Часть 2.

Зефиров А.Л., Альбицкий В.Ю. Деканы Казанского медицинского университета. Казань, 1997.