Биографиясе

1901 елның 5 (18) декабре, Самара өлкәсенең хәзерге Яңа Узден районы Куриловка авылы – 1985 елның 12 июне, Казан.

1923 елда Г.В.Плеханов исемендәге халык хуҗалыгы институтын (Мәскәү) тәмамлый.

1925–1932 елларда Казан хезмәтне фәнни оештыру институтында эшли. 1930–1951 елларда – Казан финанс-икътисад институтының бухгалтерлык исәбе, 1951–1976 елларда Казан авиация институтының сәнәгать һәм җитештерүне оештыру кафедралары мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре предприятиедә капитал әйләнешенә һәм хуҗалык эшчәнлеген анализлауга карый. Югары уку йортлары өчен «Анализ отчета промышленного предприятия» (Л., 1938) дәреслеге авторы, «Основы построения бухгалтерского баланса» (М., 1948) монографиясе Чехословакия, Польша, Венгрия, ГДР һәм Монголиядә кабат бастырыла.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почет билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Кругооборот капитала на предприятии. Л., 1929.

Анализ хозяйственной деятельности. Казань, 1935.