Эчтәлек

Пестицидлар төп кулланылышына, чүп үләннәргә һ.б. корткычларга тәэсир итү характеры, корткычлар организмнарына үтеп керү сәләте, химик табигатенә карап классификацияләнә.

Юкка чыгаручы пестицидлар: бөҗәкләрне — инсектицидлар, талпаннарны — акарицидлар, түгәрәк кортларны — нематицидлар; югары төзелешле үсемлекләрдә паразитлык итүче гөмбәләрне — фунгицидлар, бактерияләрне — бактерицидлар, вирусларны — вирусоцидлар; умырткалы корткычларны — зооцидлар (кимерүчеләрне — родентицидлар, күселәрне — ретицидлар), моллюскларны — моллюскоцидлар), чүп үләннәрне — гербицидлар, кирәкмәгән агач һәм куак үсемлекләрне — арборицидлар, суүсемнәрне — альгицидлар; механикалаштырылган урып-җыю алдыннан яфракларны койдыра торган — дефолиантлар; үсемлекләрне тамырыннан киптерә торган — десикантлар; хайваннардан һәм кешеләрдән корткыч-бөҗәкләрне куркытып куа торган — репеллентлар, тукланучы үсемлекләрдән — антифидантлар; бөҗәкләрне җәлеп итүче (аларны юкка чыгару яисә санын исәпкә алу өчен) — аттрактантлар; бөҗәкләрнең үрчү сәләтен бетерүче — хемостерилянтлар.

Пестицидларны корткычларның үсеш фазасына карап төркемнәргә берләштерәләр (мәсәлән, овицидлар — бөҗәкләр һәм талпаннарның күкәйләрен; ларвицидлар — личинкаларны үтерүчеләр һ.б.).

Пестицидларның препарат формалары: чыланучан порошоклар, эмульсия концентратлары, пасталар, гранулятлар, дустлар, аэрозольләр, сыеклыклар, эрүчән порошоклар, тәэсир итүче матдәдән тыш ярдәмче компонентлары, кушылмалары булган куертылган суспензияләр һ.б. бар.

Пестицидларны куллану ысуллары — сиптерү, бөркү, фумигацияләү, агулау, алдавыч җим кую һ.б.

Пестицидларны техник, хуҗалык һәм икътисади нәтиҗәлелеге ягыннан аералар. Иң яхшы нәтиҗәгә пестицидларны үсемлекләрне саклауның интеграцияләнгән системаларында куллану юлы белән ирешелә, һәм ул авыл хуҗалыгы культураларын үстерүдә интенсив (алдынгы) технологияләрнең әһәмиятле өлеше булып тора.

Корткычларның пестицидларга индивидуаль, популяцияләп, яшәү чорларында һ.б. табигый тотрыклылыгын, шулай ук аларны озак вакытлар һәм системасыз кертү аркасында килеп чыга торган резистентлыкны булдырмау өчен, үсемлекләрне биологик саклау юлларын кулланалар, пестицидларны чиратлаштыралар, төрлечә тәэсир ясау механизмнары белән аралаштыралар.

Пестицидларны дөрес кулланмау флора, фауна, авыл хуҗалыгы терлекләренә һәм кешеләргә зыян китерергә мөмкин. Авыл хуҗалыгында кулланырга рөхсәт ителгәннәрнең исемлегенә якынча 1,5 мең пестицидлар атамасы кертелгән. Һәрбер пестицид өчен куллану кагыйдәләре һәм сроклары, эшләү зонасындагы һавада рөхсәт ителгән концентрация, терлек азыгында һәм азык-төлектә максималь рөхсәт ителгән дәрәҗә куелган.

Пестицидларны куллану Татарстанда 1920–1930 елларда колхоз, совхозлар оештыру белән бергә башлана, башлыча, авыл хуҗалыгы культураларының орлыклык материалын кисәү авыруларына, арыш анасына каршы агулау күпләп кертелә. Аларны күбрәк куллану 1960 елларда гамәлгә ашырыла (борчак чәчүлекләрендә гөмбәләрне бетерү, кукуруз чәчүлекләрен химик юл белән чүп үләннәрдән чистарту һ.б.). 1970 еллар ахырыннан пестицидларны (инсектицидларны) бәрәңге чәчүлекләрендә колорадо коңгызына каршы куллану ихтыяҗы туа.

Хәзерге вакытта пестицидлар авыл хуҗалыгы культураларының күпчелек өлеше белән эшләгәндә кулланыла (170 ләп атама).

Шулай ук кара Үсемлекләрне саклау.

Әдәбият  

Пестициды: Справ. для агрономов и врачей. Киш., 1970;

Руднев Д.Ф., Коновалова Н.Э. Природа и ядохимикаты. М., 1971;

Справочник по пестицидам: Гигиена применения и токсикология. Киев, 1974;

Пестициды растительного происхождения и фитогормоны. Таш., 1979; Пестициды: Справ. М., 1992;

Фитосанитарный прогноз основных вредителей и болезней сельскохозяйственных культур на 2006 год и система мероприятий по борьбе с ними в Республике Татарстан. К., 2006.

АвторИ.Н.Афанасьев