1919 елның 19 авгуты, Самара губернасы, Бөгелмә өязе Азнакай авылы — 1999 елның 17 сентябре, Азнакай шәһәре.

1960–1961 елларда СССР ФАнең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты (1996 елдан ТР ФАнең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты) хезмәткәрләре тарафыннан Мөхәммәтҗановтан 70 ләп татар әкияте язып алына.

17 әкият «Акыл белән Бәхет: Татар халык әкиятләре» (1963), «Татар халык иҗаты: Әкиятләр» (1–3 кит., 1977–81) җыентыкларында басылып чыга.

Автор — Л.Ш.Җамалетдинов