Урта һәм югары мәктәп укучылары өчен «Мой учитель / Укытучым минем» республика конкурсы Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә Педагог һәм остаз елы кысаларында оештырылды. Конкурсның төп бурычлары: 1. Укытучы һөнәренә игътибар җәлеп итү, мәктәп мәшәкатьләре артында балаларыбызга тормышны аңларга, киләчәк һөнәренә беренче адымнар ясарга ярдәм итүче кешене күрү. 2. Татарика онлайн энциклопедиясенә игътибар җәлеп итү. Конкурс материаллары Татарика платформасы аша кабул ителде.

Без укучы күңелен яулаган укытучыларга багышланган 69 эссе алдык. Эшләр өч номинация буенча кабул ителде: «Иң яхшы укытучы», «Иң яхшы туган тел укытучысы» һәм «Иң яхшы авыл мәктәбе укытучысы». Барлык эшләр дә искиткеч җылы һәм хөрмәт белән язылган, фотолар, кайвакыт видеоматериал белән тулыландырылган. Аеруча сөендергәне – 49 эссе татар телендә язылган.

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты фәнни хезмәткәрләреннән торган эксперт комиссиясе өчен төп кыенлык – иң яхшыларны билгеләү булды, чөнки барлык эсселар да үзенчә иң яхшылары, барлык эшләр дә бик яхшы билгесенә башкарылган. Ләкин кагыйдәләр шундый, без кемнәрнедер аерым атарга мәҗбүрбез.

Шулай итеп, Татарстан Республикасы Саба районы Эзмә урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Азалия Рөстәм кызы Мифтахова «Сез иң гүзәл кешее икәнсез" эссесы өчен гран-при иясе булды. Эш туган тел һәм әдәбият укытучысы Гөлнара Әхмәт кызы Һадиевага багышланган.

«Иң яхшы укытучы» номинациясендә бүләкләр түбәндәгечә бүленде:

Кәрим Рөстәм улы Җамалиев, Татарстан Республикасы Әгерҗе шәһәре 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы. География укытучысы Наталья Анатольевна Мөфтәхетдиновага багышланган эссе өчен I дәрәҗә диплом.

Лиана Альберт кызы Тимергалиева, Татарстан Республикасы Саба районы Саба урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы. Башлангыч сыйныфлар укытучысы Илназ Баһратович Нәбиуллинга багышланган эссе өчен II дәрәҗә диплом.

Азамат Рафаэль улы Бадыгин, Казан шәһәре Совет районының 175 нче гимназиясенең 5 нче сыйныф укучысы. Башлангыч сыйныфлар укытучысы Эльвира Радиковна Ямалетдиновага багышланган эссе өчен III дәрәҗә диплом.

«Иң яхшы туган тел укытучысы" номинациясендә җиңүчеләр:

Камилә Алмаз кызы Нотфуллина, Татарстан Республикасы Зеленодольск районы 5 нче гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучысы. Туган тел һәм әдәбият укытучысы Зөлфирә Үрнәк кызы Сәлаховага багышланган эссе өчен I дәрәҗә диплом.

Вероника Павловна Степанова, Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районы Зур Мәшләк урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы. Туган тел һәм әдәбият укытучысы Фәридә Габделхак кызы Минһаҗетдиновага багышланган эссе өчен II дәрәҗә диплом.

Азиза Илгиз кызы Фәтхуллова, Казан шәһәре Совет районы Мәгариф үзәге – 8 нче гимназиясенең 7 нче сыйныф укучысы. Туган тел һәм әдәбият укытучысы Гүзәлия Мансур кызы Шәрәфиевага багышланган эссе өчен III дәрәҗә диплом.

«Иң яхшы авыл мәктәбенең укытучысы" номинациясендә җиңүчеләр:

Райхана Илдар кызы Хәбибуллина, Татарстан Республикасы Яңа Чишмә районы Шахмай урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 сыйныф укучысы. Тарих укытучысы Әлфина Равил кызы Хәбибуллинага багышланган эссе өчен I дәрәҗә диплом.

Ландыш Азатовна Фәттахова, Әгерҗе районы Көчек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы. Башлангыч сыйныфлар укытучысы Венера Наил кызы Касыймовага багышланган эссе өчен II дәрәҗә диплом.

Кадрия Али кызы Кожевникова, Пенза өлкәсе Городищенск районы Урта Әләзән авылының 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Нурия Җәфәр кызы Кожевниковага багышланган эссе өчен III дәрәҗә диплом.

Тагын сигез кеше «Жюри призы» махсус дипломнары белән бүләкләнә:

Кәримә Радик кызы Бурханова, Казан шәһәре Совет районы 171 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы. Эссе тарих һәм рус теле укытучысы Әхмәтгәрәй Фагмиевич Фагмиевка багышланган.

Айгизә Илнур кызы Гыймадетдинова, Татарстан Республикасы Зеленодольск районы М.В.Ломоносов исемендәге 18 нче күп профильле лицейның 6 нчы сыйныф укучысы. Эссе башлангыч сыйныфлар укытучысы Ландыш Касыйм кызы Хәлиловага багышланган.

Әдилә Азат кызы Нуруллина, Татарстан Республикасы Зеленодольск районы 11 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы. Эссе башлангыч сыйныфлар укытучысы Рамилә Габделхак кызы Батталовага багышланган.

Эльвина Илнур кызы Җәббарова, Казан шәһәре Мәскәү районы Г.Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясенең 11 нче сыйныф укучысы. Эссе туган тел һәм әдәбият укытучысы Рәмилә Әгъзам кызы Абдуллинага багышланган.

Дамир Илдар улы Мирабдулаев, Татарстан Республикасы Бөгелмә районы 18 нче төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы. Эссе туган тел һәм әдәбият укытучысы Диләрә Рәфыйк кызы Заһидуллинага багышланган.

Сәмирә Марат кызы Шакирова, Казан шәһәре Совет районының 149 нчы татар телендә укытыла торган лицейның 7 нче сыйныф укучысы. Эссе туган тел һәм әдәбият укытучысы Ландыш Филүс кызы Әгълетдиновага багышланган.

Нәфкать Шамил улы Булатов, Татарстан Республикасы Актаныш районы Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы. Эссе физкультура, тормыш иминлеге нигезләре, технология укытучысы Марат Флүс улы Гыйльметдиновка багышланган.

Диләрә Шамил кызы Измаилова, Түбән Новгород өлкәсе Краснооктябрь муниципаль районы А.С.Садеков исемендәге Олы Рыбушка урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучысы. Эссе башлангыч сыйныфлар укытучысы Зәйнәп Исхак кызы Исхаковага багышланган.

Без барлык укучыларга да киләчәк тормышларында зур уңышлар телибез. Кыю булыгыз, дуслар!