- РУС
- ТАТ
микроэлектроника гыйлеме белгече, техник фәннәр докторы (1986), профессор (1987)
1933 елның 6 августы, Казан – 2019 ел.
1956 елда Казан университетының физика-математика факультетын тәмамлаганнан соң, Казандагы «Теплоконтроль» заводында эшли. 1957 елдан Казандагы 379 нчы п/я предприятиесендә (хәзер Дәүләт гамәли оптика институтының Федераль фәнни-җитештерү үзәге) сектор башлыгы. 1964 елдан Мәскәүдә – Молекуляр электроника фәнни-җитештерү институтында: бүлек башлыгы, баш фәнни хезмәткәр (1988 елдан). Бер үк вакытта Мәскәү электрон техникасы институты профессоры (1987 елдан).
Хезмәтләре гамәли оптикага һәм микроэлектроника технологиясенә карый. Күп катламлы интерференцион, кисүче һәм буйлы яктылык фильтрларын, кремнийлы интеграль микросхемаларның күп кимәлле элементара тоташмаларын әзерләү технологиясен эшли. Уйлап табуга 50 дән артык авторлык таныклыгы бар.
Таҗикстан ССРның Әбүгалисина исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1987).
Планаризация многоуровневой металлизации СБИС // Электронная промышленность. 1994. № 6 (автордаш).
Тонкие плёнки: применение, физическая сущность и классификация методов их формирования. М., 2000. Т. 3.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.