Биографиясе

1903 елның 5 мае, Казан – 1990 елның 12 гыйнвары, шунда ук.

Шәрекъ педагогия институтын тәмамлый (Казан, 1926 ел).

1926–1931 елларда Казанның 6 нчы мәктәбендә җәмгыять белеме укытучысы. 1931–1936 елларда Хезмәтне фәнни оештыру һәм саклау институтында эшли. 1937–1958  елларда ТАССР Дәүләт музеенда, 1942–1953 елларда тарих бүлеге мөдире. СССР ФАнең Матди мәдәният тарихы институты, Дәүләт тарих музее, ТАССР Дәүләт музее экспедицияләре составында Болгар шәһәрлегендә эшли (1939–1941, 1944–1954 еллар; СССР ФА Куйбышев археологик экспедициясенең Болгар отряды башлыгы), Балымер шәһәрлегендә (1955 ел) үткәрелгән археологик казу эшләрендә катнаша.

Фәнни эшчәнлеге

Беренчеләрдән булып Идел буе Болгар дәүләтендәге кара металлургия торышын, гидротехник корылмаларны, халыкның этномәдәни составын һәм болгар шәһәрләре барлыкка килүен өйрәнүгә керешә.

ТАССР Дәүләт музееның археоогия коллекцияләре (шул исәптән Бутаиха хәзинәсе) каталоглары авторы.

Хезмәтләре болгар шәһәрләре тарихы һәм археологиясенә карый.

Хезмәтләре

Металлургические горны в городе Болгары // Краткие сообщения Института истории материальной культуры АН СССР. М., 1951. Вып. 33;

Гидротехнические сооружения древнего Болгара // Материалы и иссл. по археологии СССР. 1954. № 42;

К вопросу о происхождении городов Волжской Болгарии. Казань, 1957;

Кладбище у ханской усыпальницы на Болгарском городище // Древности Восточной Европы. М., 1969.

Автор – Е.П.Казаков