Тарихы

Авыл Казан ханлыгы чорыннан билгеле. Революциягә кадәрге чыганакларда Түбән Шырдан исеме белән дә мәгълүм. Җирле риваятьләр буенча, беренче килеп утырган кешеләр марилар була.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (элекке йомышлы татарлар), 10% тан артыгы чукындырылган дип исәпләнә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау.

Мәхәллә XVIII йөз ахырына кадәр оеша. 1873 елда мәчет яңадан салына.

XX йөз башында авылда шулай ук мәктәп (1909 елда 40 ир бала һәм 18 кыз бала укый), 2 тегермән, 2 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 927 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Зөя өязе Шырдан волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927елның 14 февраленнән – Норлат, 1963 елның 1 февраленнән Яшел Үзән районнарында.

Хәзер Олы Шырдан авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда Куйбышев исемендәге колхоз оештырыла, 1957 елдан – зурайтылган “Приволжье” колхозының беренче бригадасы (үзәк утары Протопоповка авылында). 1990 елдан авыл – бүленеп чыккан “Шырдан” колхозының үзәк утары (1994 елдан күмәк предприятие, 2001 елдан “Шырдан” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы), аның составына шулай ук Кече Шырдан (1995 елдан), Селище Говядино, Иске Шырдан торак пунктлары керә. 2003 елдан “Кызыл Шәрекъ Агро” акционерлык җәмгыяте составында, шулай ук крәстиян фермер хуҗалыгы (кырчылык, сөт терлекчелеге, ат асраучылык) эшли.

Авылның көнчыгыш ягында бут ташы чыгарыла.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп (1969 елда яңа бина төзелә), 2000 елларга кадәр тулы булмаган урта мәктәп, “Миләшкәй” балалар бакчасы (1992 елдан, 2012 елдан мәктәп филиалы), мәдәният йорты һәм китапханә (1974 елда төзелгән бинада), фельдшер-акушерлык пункты (2015 елдан), “Нур” мәчете (1991 елдан) эшли.

Төзекләндерелгән “Чәй суы”, “Чирмеш”, “Таш инеш” чишмәләре бар.

2020 елда авылда Тракторга һәйкәл куела (бетон постаментка 1968 елда чыккан ДТ-54 тракторы куела, идея авторы И.И.Закиров).

Авыл территориясендә сәүдәгәр Казаковларның 1886 елгы агач йорты сакланган. Авыл янындагы иске зиратта 1533, 1539 һәм 1667 елгы кабер ташлары табылган.

Күренекле кешеләре

С.әл-Шырдани (?−1831) – дин эшлеклесе, илаһият галиме;

М.Н.Казаков (1806−1890) − Казанның 1 нче гильдия сәүдәгәре, нәселдән килүче мактаулы граждан, меценат, җәмәгать эшлеклесе;

З.С.Садыйкова (1921−1977) – Социалистик Хезмәт Герое, Олы Шырдан авыл советы (1938 елдан) һәм авыл кулланучылар җәмгыяте (1939 елдан) рәисе, Куйбышев исемендәге (1941−1943 елларда), Күгеш авылында Вахитов исемендәге (1955 елдан) колхозлар рәисе, “Норлат” совхозы директоры (1967 елдан), Ленин ордены кавалеры (ике тапкыр).

Халык саны

1782 елда — 193 ир заты;
1859 елда — 866,
1897 елда — 1312,
1908 елда — 1447,
1926 елда — 1666,
1938 елда — 1438,
1949 елда — 967,
1958 елда — 908,
1970 елда — 803,
1979 елда — 730,
1989 елда — 406,
2002 елда — 380,
2010 елда — 346,
2017 елда — 323 кеше (татарлар).