Эчтәлек

XVI-XVIII йөзләрдә Кремльнең Спас манарасы каршында сәүдә һәм хакимият мәйданы буларак формалаша. Анда сәүдә рәтләре һәм кибетләр, төрмә, канцелярия урнаша.

Мәйданның төньяк өлешен Кремльдән аерып торган тирән яр аша Спас манарасы каршында – агач күпер, ә XVIII йөздә таш күпер салына. Көньяк өлешендә башта төрмә, XVII йөз ахырыннан, мәйдан киңәйтелгәннән соң, «Гостиный двор» урнаша.

Башта Спас, XVII йөздән Иван мәйданы (мәйданның көнбатыш өлешендәге Иоанн-Предтеча ирләр монастыре исеменнән) дип атала. Берничә гасыр дәвамында мәйданны өч гөмбәзле уникаль Иоанн-Предтеча храмы бизәп тора. В.И.Кафтырев тарафыннан эшләнгән ген. план нигезендә үзгәртелгәннән соң, мәйдан камилрәк төс ала. Анда беренче «Гостиный двор» төзелә (1770, архитектор В.И.Кафтырев). Мәйданга көньяктан Спас (хәзер Кремль урамы), көнбатыштан – Зур Проломный урамына төшү юлы тоташа. Беренче Май мәйданын көнчыгыштан торак йортлар чикләп тора.

XVIII йөз уртасында яр күмелә һәм күпер сүтелә, мәйданда императрица Екатерина II нең Казанга килүе хөрмәтенә триумфаль арка төзелә. 1835 елдан Беренче Май мәйданында Казан шәһәр думасы урнаша. 1895 елда император Александр II һәйкәле куела, Казан шәһәре фән-сәнәгать музее ачыла (1895, И.Н.Колмаков тарафыннан), мәйданга чуерташ түшәлә.

Казан депутатлар советының 1918 ел 30 апрель карары белән исеме Беренче Май мәйданы итеп үзгәртелә.

1966 елда герой шагыйрь Муса Җәлил монументы куела (скульптор В.Е.Цигаль, архитектор Л.Г.Голубовский), мәйданның планы үзгәртелә, Бауман урамына төшә торган таш баскыч төзелә.

Әдәбият

Амиров К.Ф., Ахметзянов И.М., Шакиров Ф.М. Казань. Исторические зарисовки. К., 1997.

Автор  — Х.Г.Надыйрова