Эчтәлек

Төрле татар халык йолаларын әзерләгән һәм уздырган вакытта башкарылалар. Алар борынгы заманнарга барып тоташалар.

Календарь һәм гаилә-көнкүреш йола җырларына бүленәләр.

Календарь йола җырлары – кайчандыр аграр-гамәли ихтыяҗлар йогынтысында формалашкан йолалар, төп бәйрәмнәр уздыру белән бәйле булган. Татар календарь йола җырларының текстлары чагыштырмача аз сакланган. Күбесе Нәүрүз һәм Нардуган бәйрәмнәре белән бәйле. Аларда бәйрәмнең якынлашып килүе турында хәбәр ителә, матур, яхшы теләкләр әйтелә. Төркем-төркем балалар һәм яшүсмерләр, өйдән-өйгә йөреп, тәрәзә яннарында, ишек алларында, йорт эчендә яки өй алдында йола җырлары җырлаганнар һәм бүләккә прәннекләр, конфетлар, тиен акчалар һ.б. алганнар. Кайвакыт башкаручылар саранлык күрсәткән хуҗаларга, шаяртып, янау-ачулану сүзләрен дә җырлый торган булганнар. Календарь йола җырларына салынган беренчел магик, сакраль мәгънә, вакытлар узу белән, үз көчен югалта; алар инде архаик җырлардан санала башлый. Кайберләрен хәзерге балалар әдәбиятында да очратырга мөмкин (санамышлар, такмазалар).

Гаилә-көнкүреш йола җырлары тормыштагы мөһим вакыйгалар белән бәйле. Татарларда туу һәм үлүгә карата җыр репертуары булмаган. Халык авыз иҗатына караган башка жанрлар кулланылышта йөргән: санамышлар, такмазалар, такмаклар (бала туганда); такмаклап елаулар, мөнәҗәтләр, бәетләр (мәетне күмгәндә). Болар хәзер дини догалар һәм шәригать күренешләре тарафыннан тулысынча кысрыклап чыгарылган. Гаилә-көнкүреш йола җырлары арасында туй җырлары әһәмиятлеләрдән санала. Аларда кызның туган йортыннан, әти-әнисе яныннан елап китүе һәм аерылышканда елап җырлавы чагылыш таба; ике якта да туганнар арасында бер-беренә мактау сүзләре әйтү, яхшы теләкләр теләү, егет һәм кәләшкә киңәшләр, үгет-нәсыйхәт бирү һ.б. күзәтелә. Туй җырлары туй йоласының бөтен этапларында да – кыз сораудан башлап, кызны кияү йортына алып кергәнче – саклана (туй өстәле артында да, тәрәзә янында да, капка алдында да, бусагадан атлап чыкканда да җырлыйлар). Туй йола җырларының эчтәлеге яшьләрнең яңа тормышка аяк баскандагы хис-кичерешләрен генә чагылдырып калмый, ә иҗтимагый шартларны да, татар патриархаль гаилә тәртипләрен дә яктырта. Кайбер элементлар сакраль мәгънәгә дә ия булган: язмышны «юмалау», «кара» көчләрне алдалау яки куркыту һ.б.

Йола җырлары традицион татар поэтикасы юнәлешендә иҗат ителә. Аларның күпчелеге диалог, риторик сорау, мөрәҗәгать һәм импровизация формасында төзелә. Эчтәлегеннән чыгып, кызу яки озын көйләргә башкарылалар. Йола җырлары татарларның барлык этнографик төркемнәренә дә хас.

Беренче тапкыр «Татар халык җырлары. Лирик җырлар. Йола җырлары» («Татарские народные песни. Лирические песни. Обрядовые песни», 1965) җыентыгында басылып чыга. Татар йола җырлары 1980 еллар башыннан Ф.С.Баязитова, И.Н.Надиров тарафыннан эзлекле рәвештә өйрәнелеп килә.

Әдәбият  

Татар халык иҗаты: Йола һәм уен җырлары. К., 1980;

Урманчеев Ф. Йола фольклоры // Татар халык иҗаты: Хрестоматия. К., 2005.

Автор — Ф.И.Урманчеев