Тула өлкәсенең үзәгендә урнашкан. 1924 елда оештырыла. Мәйданы – 1,3 мең кв.км. Үзәге – Щёкино шәһәре (Тула шәһәреннән 25 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 106384 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 442 кеше. Татарлар өлкә территориясенә күпләп 1930 елларда күчеп киләләр. Таралып яшиләр.